Татарстан Республикасында озаквакытлы карау системасы кысаларында «Сиделка» стационар алыштыргыч технологиясе уңышлы тормышка ашырыла.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклауминистрлыгының Теләче муниципаль районындагы дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең «Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Родник»» өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре шундый технологияне тормышка ашыруда «Сиделка» га ярдәм итәләр. Бүлек белгечләре килешү рәсмиләштерүдә, хисапларны формалаштыруда һәм җибәрүдә булышалар. Ай саен безнең белгечләр өлкән яшьтәге гражданинның яшәү урынына чыгып, «Сиделка» хезмәтен күрсәткән хезмәткэрнең эшен тикшерәләр. Тикшерүче тарафыннан акт төзелә һәм ике як тан да актка кул куела.