Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә комплекслы тернәкләндерү буенча белгеч Галия Петрова «Өлкән буын» федераль проектының «Демография» милли проекты һәм инвалидлар декадасы кысаларында социаль хезмәт алучыларның «Серле әкият тартмасы» дигән декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсен үткәрде.
Күргәзмәнең максаты: социаль хезмәт алучыларны декоратив-гамәли иҗатка кызыксынуны уяту һәм иҗади сәләтләрне үстерү.
Күргәзмәдә социаль хезмәт алучылар Голфия Сабирҗанова, Вера Никогосян, Ольга Аблаеваның иҗади эшләре күрсәтелде. Күргәзмә барышында социаль хезмәт алучылар үзләренең «Чигү», «Бәйләү», «Бисер белән үрү», «Амигуруми» техникасында бәйләгән уенчыкларын күрсәттеләр. Катнашучылар шулай ук кәгазь эшләнмәләренең төрле техникасы белән дә таныштылар. Иҗади эш авторлары үзләренең сәнгать эшләнмәләрен башкару технологияләре турында сөйләделәр һәм тәҗрибә алыштылар. Чара барышында социаль хезмәт алучылар яңа белем һәм күнекмәләр алдылар. Күргәзмә кызыклы һәм файдалы узды.
Күргәзмәдә унбиш кеше катнашты.