«Алсу исемле курчакны татар костюмына киендерү» дигән дәрес. Алексеевск муниципаль районында «Кайгырту» приюты.

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

08.12.2020 елда Алексеевскиның " Кайгырту "приютында тәрбияче Наталья Корнева 9 кешелек мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән татар милли киемнәре белән таныштыру; сөйләм телен үстерү; татар мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләү максаты белән «Алсу исемле   курчакны татар костюмына киендерү»  дигән дәрес үткәрде.

         Дәрестә балалар кием-салым, алъяпкыч, күлмәк, жилет үрнәкләрен һәм калфак, түбәтәй кебек аксессуарларны карадылар. Балалар әниләре киемнәрен еш кына кызларына тапшырганын белделәр, һәм алар, үз чиратында, аны кадерләп саклаганнар, шулай ук аларны кул эшләренә-чигү, тегү, бәйләүгә өйрәткәннәр. Татар костюмы бизәлешендә булган орнаментка игътибар иттеләр. Аннары балалар практик эшчәнлеккә керештеләр - буяулар һәм пумалалар ярдәмендә Алсуның киемнәрен бизәделәр.

      Нәтиҗәдә, балалар татар халык костюмы турындагы белемнәрен тулыландырдылар. Эшләр пөхтә һәм матур булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International