Яңа Чишмә районында “Изгелек белән йөрү” акциясе.

2020 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

Яңа Чишмә районы “Кайгырту” үзәгендә, елдагыча, инвалидлар ункөнлеге үткәрелә. Инвалидлар ункөнлеге – ул барыбызга да мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә аеруча игътибарлык, шәфкатьлелек, ярдәм күрсәтү һәм аларның да җәмгыятьтә шул ук хокуклары булуы турында искәртү вакыты. 

Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль хезмәткәрләре, бу ункөнлектә, 48 социаль хезмәт алучы инвалидларга, “Изгелек белән йөрү” акциясе кысаларында бушлай ярдәм күрсәтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International