Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен психолог Чулпан Галләмова инвалидлар декадасы кысаларында «Үз-үзеңә ышан!» дигән темага шәхси үсеш тренингы үткәрде.
Тренингның максаты: социаль хезмәт алучыларда үз-үзләренә ышаныч көчен арттыру һәм ышаныч үстерү күнекмәләрен тәрбияләү.
Тренинг темасын формалаштыру максаты белән чара катнашучыларның эмоциональ хәле турында фикер алышудан башланды. «Тешләр һәм ит», «Иң-иңнәр», «Идеал» күнегүләре үткәрелде. «Ышанычсызлык шәһәре» темасына кечкенә хикәя төзеделәр. Үзеңне ышанычлы хис итү өчен нәрсә эшләргә була?- дигән сорауга фикер алыштылар һәм белешмәлекләр төзеделәр.
Тренинг нәтиҗәсендә социаль хезмәт алучылар арасында дустанә мөнәсәбәт, ярдәмчеллек, үзара аңлашу атмосферасы барлыкка килде. Мондый чаралар, катнашучылар билгеләп үткәнчә, үз казанышларыңны һәм тормышның уңай якларын күрергә ярдәм итә.