"Акыл өчен уен" шахмат-шашка турниры.

2020 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

Инвалидлар ункөнлегендә Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында   “Акыл өчен уен” шахмат-шашка турниры узды.

Турнирның максаты: актив яшәү рәвешен хуплау, аларның таркаулыгын җиңү, инвалидларны «Игротерапия» инновациясе кысаларында социаль тернәкләндерү чараларын гамәлгә ашыру.

Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында өстәл уеннарына шахмат, шашка, домино, бильярд, кроссвордлар уйнарга яраталар. Әлеге уеннар буенча бәйгеләр даими үткәрелеп тора, биредә яшәүчеләр арасында яңа катнашучыларны үзенә җәлеп итә. Чара барышында катнашучыларга уен кагыйдәләре аңлатылды; жюри составына социаль эшләр буенча белгеч Вагизова Р.З   һәм социаль хезмәтләр алучы Хисамеев Р.Ф.булды. Шахмат статусын иң интеллектуаль уен буларак раслаган җылы дустанә атмосфера ярышлар процессында күзәтелде. Өстәл уены логик фикерләүне, акыл сәләтен үстерә һәм кешенең мәдәни дәрәҗәсен күтәрә, ә иң мөһиме - бу спорт төренең яшь буенча чикләүләре юк.

Нәтиҗә: барысы да үзара рәхәтләнеп ярыштылар, җиңүгә сөенделәр, бер-берсенә җиңүче булу белән дусларча киңәшләр бирделәр.   Ә иң мөһиме барысы да күтәренкелек һәм уңай хисләр алды, һәм киләчәккә аларны җиңүгә китерәчәк яңа юллар һәм партияләр өйрәнерләр дип ышандырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International