«Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында ел саен декабрь башында Халыкара инвалидлар көненә багышланган чаралар үткәрелә. 2 нче декабрь көнне интернат-йортның директор вазифаларын башкаручы Зарипова А. Н. яшәүчеләрне котлап, аларга Сарман районы администрациясе, Җәлил поселогы исеменнән «Игелек визиты» акциясе буенча күчтәнәчләр тапшырды. Социаль хезмәт алучылардан бүләкләр өчен ихлас рәхмәт сүзләре яңгырады. Барысы да күтәренке кәеф белән калдылар.