“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә “Социаль челтәрләрдә мошенниклар, сак булыгыз,!” дигән темага видеомарафон

2020 елның 2 декабре, чәршәмбе

Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә социаль-хокукый хезмәт күрсәтү кысаларында “Социаль челтәрләрдә мошенниклар, сак булыгыз!” дигән темага видеомарафон булып узды.

Чараның максаты: гражданнарның хокукый грамоталылыгын арттыру, кәрәзле элемтә, социаль челтәрләрдәге иң киң таралган мошенниклык схемалары турында мәгълүмат бирү.

Интернет, кәрәзле телефоннар һәм социаль челтәрләр - бүгенге кеше тормышының аерылгысыз өлеше.  Миллионлаган кеше төрле социаль челтәрләрнең актив катнашучылары булып тора. Дуслар белән аралашу, музыка тыңлау, фильмнар карау, кирәкле мәгълүматны тиз арада алу, онлайн-уку һәм тагын бик күп файдалы киңәшләр алу,  шулай ук аның зарарлы йогынтысы турында да интернет аша беләбез.

Әңгәмә барышында катнашучылар социаль челтәрләрдә булган мошенниклык төрләрен искә төшерделәр, шуларның кайберләре белән очрашырга туры килүе турында да сөйләделәр. Өлкән буын социаль хезмәт алучылар билгеләп үткәнчә,  алар аралашуда ачык кешеләр булганлыктан, еш кына мошенниклык корбаны булып торалар. Белгеч, өлкән буын кешеләренең чыннан да, артык ышанучан булулары, тормышта аралашу җитмәү һәм аларның заманча технологияләрне дә белеп бетермәүләре, якыннарыннан вакытында ярдәм сорамаулары- мошенниклар  өчен бик кулай булып тора.

Социаль хезмәт алучылар мошенниклыкны кисәтү буенча социаль роликлар карадылар: кәрәзле элемтә, Интернет челтәрләре аша аеруча киң таралган алдау схемалары һәм туганнарын да җәлеп итеп, мошенниклык очракларын ничек булдырмау  турында белделәр.

Чарада егерме дүрт кешеле ике төркем катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International