Югары- Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты интератында “Яратканнарга бүләк”дигән исем буенча открытка ясау.

2020 елның 23 ноябре, дүшәмбе

2020 елның 23 ноябрендә Югары Утар акылга зәгыйфьбулган балалар йорты- интернатында тәрбияче Сиразиева Гөлчәчәк Фәһметдин кызы "Яратканнарга бүләк"дигән тема буенча иҗади дәрес үткәрде. Максат: балаларны чәчәк композициясе төзергә һәм җилем белән файдалана белергә , кул чукларын үстерергә, киеренкелекне бетерергә, балаларның иҗади карашын үстерергә өйрәтү, уңай хисләр тудыру. Үз куллары белән ясалган открытка –яраткан тәрбиячеләребезгә, укытучыларыбызга, әниләребезгә, хезмәткәрләр өчен, менә дигән бүләк. Кулдан ясалган открытка күңелнең бер өлешен һәм мәхәббәт тамчысын саклый. Ә мондый открытканы алу икеләтә күңелле, чөнки аның җылы һәм шатлык бүләк итү теләге белән эшләнгәнен беләсең! Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Россиядә «Әниләр көне»билгеләп үтелә. Бәйрәм алдыннан, балалар зур кызыксыну белән котлау открыткалары әзерләделәр.Тәрбияче ярдәме белән төрле чәчәкләрдән оригиналь композицияләр ясадылар. Нәтиҗәдә, балалар открыткаларны лалә чәчәкләре, ромашкалар һәм башка чәчәкләр белән бизәделәр. Яраткан тәрбиячеләренә һәм балалар йорты хезмәткәрләренә җылы теләкләр белән котлаулар яздылар.Открыткалар якты, матур килеп чыкты, ә открыткалардагы теләкләр ихлас йөрәктән язылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International