Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү оешмалары
рус
тат
Норматив документлар
Республика дәрәҗәсендәге НХА
Федераль дәрәҗәдәге НХА
Эшчәнлек
Сорау – Җавап
Республика үзәкләре
Мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләре
Инвалидларны тернәкләндерү үзәкләре
Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортлар
Акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортлар
Психоневрологик интернатлар
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре
Балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютлар
Билгеле бер яшәү урыны һәм шөгыле булмаган затлар өчен социаль җайлаштыру үзәкләре
Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәкләре
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү оешмаларының хезмәт күрсәтү сыйфатын бәяләү буенча гражданнар сораштыруы
Хезмәт тәэмин итүчеләрнең реестры
Җыелма мәгълүмат
Учрежденияләр рейтингы
Файдалы мәгълүмат
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре
Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатының “Шәфкатьлелек” бүлегендә "Яратканнарга бүләк" открытка ясау шөгыле.
2020 елның 24 ноябре, сишәмбе
2020 нче елның 22 ноябрендә Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатының “Шәфкатьлелек “ бүлегендә тәрбияче Тимергалиева А.Н. "Яратканнарга бүләк" дигән тема астында открыткалар ясау шөгыле үткәрде. Максатлар: үз кулларың белән открыткалар ясарга өйрәтү; кулларыңның вак моторикасын, иҗади күзаллауны үстерү; дөрес эш алымнары, аппликация күнекмәләрен камилләштерү; мөстәкыйльлек, пөхтәлек, якыннарыңа мәхәббәт тәрбияләү. Иң җылы һәм назлы бәйрәмнәрнең берсе - Әниләр көне якынлаша. Барлык балалар һәм өлкәннәр чираттагы тапкыр әниләренә мәхәббәтләрен белдерәләр.Безнең балалар йортында да бу бәйрәмгә зур роль бирелә: балаларда әнигә карата мәхәббәт, зур рәхмәт, тирән хөрмәт тәрбияләнә. Бу көнгә балалар шигырьләр, җырлар өйрәнәләр, бүләкләр әзерлиләр. Иң яхшы бүләк, билгеле булганча, үз кулларың белән эшләнгән, яратып һәм чын күңелдән! Әниләр көненә балалар йортында тәрбияләнүчеләр үз куллары белән открыткалар ясадылар һәм иң яраткан кешеләренә бүләк иттеләр. Башта балалар тәрбияче белән бергә открытка формасын һәм төсен сайладылар. Аннан төсле картоннан чүлмәк һәм чәчәкләр кистеләр. Детальләрне җентекләп ябыштырдылар. Барысының да матур, якты открыткалар килеп чыкты. Балалар бик канәгать калдылар.
Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатының “Шәфкатьлелек” бүлеге
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
май, 2026 ел
“Югары Утар балалар социаль хезмәт күрсәтү йорты” дәүләт казна учреждениясендә “Яз һәм хезмәт бәйрәме. Асфальтта рәсем ясау конкурсы”
«1нче Май — Яз һәм Хезмәт бәйрәме» безнең балалар йортында якты һәм иҗади рәвештә узды.
2
гыйнвар, 2026 ел
Лесхоз интернат-йортында Мастер-класс
Бүген 2 нче гыйнвар көнне Лесхоз интернат-йортында социаль эш буенча белгеч А.М. Вәлиева җитәкчелегендә агачтан ясалган чыршы уенчыкларын бизәү буенча мастер-класс үткәрелде.
1
ноябрь, 2025 ел
Халыклар бердәмлеге көне
4 ноябрь көнне бөтен Россия Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтә. Бу-үткәнне, хәзерге һәм киләчәкне берләштерү, илебезнең барлык кешеләрен бер-берсенә, туган ягына, Россиягә мәхәббәт белән берләштерү көне. Әлеге бәйрәм уңаеннан Лесхоз интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә стена газетасы чыгарылды.
23
май, 2025 ел
Җиңел атлетика буенча чемпионат
22 май көнне Лесхоз интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылары Заһидуллин Р.И. һәм Ермолаева С. И. ОВЗ белән авыручы спортчылар арасында җиңел атлетика буенча район чемпионатында катнашып призлы урыннар яуладылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз