2020 елның 19 ноябрендә Баулы районы «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Газыйева Гүзәл социаль хезмәт алучылар белән Татарстанның 100 еллыгына багышланган «Тарих белгечләре» дигән танып-белү уены үткәрде.
Әлеге чараның максаты: Татарстан Республикасының үткәне һәм бүгенгесенә кызыксыну уяту.
Чара барышында балалар туган як тарихы белән таныштылар, балаларның табигать үзенчәлекләре, республиканың сәнәгать потенциалы төрлелеге, аның истәлекле урыннары һәм күренекле кешеләре турында күзаллауларын киңәйттеләр.