Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен психолог Чулпан Галләмова әниләр көненә багышланган «Ана булу-ул үзенчәлекле сәләт » дигән темага чара үткәрде.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларда әхлакый культура һәм үзара дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү; хатын-кызга, әнигә карата мәхәббәт һәм хөрмәт хисе формалаштыру.
Чара «Дөньяның сигезенче могҗизасы» дигән риваят темасының максатын формалаштыру белән башланды. Әңгәмә вакытында, «Ана булу сәләте» темасына һәркем әлеге төшенчәне аңлап, үз фикерен әйтә алды. Әниләр турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр һәм баян ярдәме белән «Көйне тап» дигән конкурс узды.
Чара нәтиҗәсендә социаль хезмәт алучылар арасында дустанә мөнәсәбәт, ярдәмчеллек, үзара аңлашу атмосферасы барлыкка килде. Фикер алышу барышында “Бәхетнең нигезе-ана мәхәббәте” дигән нәтиҗәгә килделәр.
Тренингта алты кеше катнашты.