Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә «Мир без границ» театр студиясе»нең мөмкинлекләре чикле балалар өчен социаль проекты тормышка ашырыла, проектның авторы – социаль эш буенча белгеч, «Татнефть» хәйрия фонды гранты иясе Репина Лия.
Проект 2020 елның сентябрендә башланып китте. Иҗади коллективка 8 гаиләнең балалары һәм ата-аналары кергән. Коллектив эшчәнлеге белән психолог Кузьмина Ирина, социаль эш буенча белгечләр Васильева Татьяна, Побиванец Виолетта, Калинин Иван җитәкчелек итә.
Студиягә йөрүчеләр театр сәнгате нигезләре белән танышалар, образны яңача гәүдәләндерү күнекмәләрен, сәхнә хәрәкәтен өйрәнәләр, кыенсыну халәтен җиңәргә, уй-фикерләрен белдерергә өйрәнәләр, музыка белән эшлиләр, сулыш алу күнегүләре, артикуляция гимнастикасы ясыйлар, иҗади хыялны, хәтерне, музыкаль ишетү сәләтен үстерү күнекмәләре белән шөгыльләнәләр. Биредә һәр баланың үзенчәлеге аның абруе буларак ассызыклана.
Театр сәнгатенең тылсымлы дөньясына беренче адымнарының берсе «Яшь декораторлар» дәресе булды, анда яшь осталар үз куллары белән Генрих Сапгирның «Принцесса Һәм людоед» әсәре буенча өстәл театрына декорацияләр һәм геройларның сыннарын ясадылар. Балалар һәм аларның әти-әниләре әсәрне уйнау барышында персонажларның үзенчәлекле характерларын чагылдырып зур канәгатьлек алды.
Яшь актерлар театр сәнгате тылсымында үзләре катнашып, кабатланмас уңай хис-кичерешләр, күңел күтәренкелеге тойдылар.
«Мир без границ» театр студиясе актерлары катнашында сәхнәләштерелгән әсәрне биредә карарга мөмкин - https://youtu.be/u6IGJR5kviM.