"Сиделка " проектының тәмамлануы турында мәгълүмат"

2020 елның 23 ноябре, дүшәмбе

"Сиделка " проектының тәмамлануы турында мәгълүмат"

«Демография» миллипроектын тормышка ашыру максатыннан, өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак сроклы карау системасын булдыру кысаларында «Сиделка» хезмәтен күрсәтү буенча проектын гамәлгә ашыру тәртибе һәм шартлары турындагы Нигезләмә нигезендә, «Сиделка» хезмәте күрсәтү вакыты 15-нче декабрьдә тәмамлана.

2020 нчеелнын 23 ноябрендә Тукай муниципаль районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлнур Исмәгыйлева «Содействие» коммерцияле булмаган автоном оешмасының персонал беләнэшләү менеджеры Анастасия Балыбердина белән берлектә "Сиделка" хезмәтләре алучыларында булдылар. Чыгу барышында хезмәт алучыларга һәм аларның туганнарына проектны тормышка ашыру сроклары, социаль хезмәт күрсәтү тэртибе турында сөйләделәр. Һәр алучыга информацион буклет,  социаль учреждениеләрнең контакт номерлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International