Ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга депутат ярдәме

2020 елның 23 ноябре, дүшәмбе

Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Николай Валерьевич Валерьевич Нефедов  “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәтләрдән файдаланучы ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарын “Новый Зай”, “Зәй офыклары”, “Моя газета” газеталарына яздырды.  Николай Валерьевич даими рәвештә  “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә ярдәм итә.

           Газетаны өлкәннәргә социаль хезмәткәрләр китереп торачак. Нәкъ менә алар сәламәтлекләре буенча үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләтен югалткан ялгыз өлкән яшьтәге гражданнарны  дөнья белән тоташтыручы үзенчәлекле “күпер” булып торалар. Әлеге игелекле ярдәм нәтиҗәсендә өлкәннәр  район һәм Татарстан Республикасы яңалыкларын гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендәге вәзгыятъ турында да танышып торачаклар.

         Социаль хезмәткәрләр билгеләп үткәнчә, аларның карамагындагылар мондый кайгыртуга бик шат һәм депутатка зур рәхмәт белдерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International