22.11.2020 елда Росгвардия хезмәткәрләре приютта тәрбияләнүчеләр өчен «3 декабрь - билгесез солдат көне» фильмын карау белән онлайн дәрес үткәрделәр.
Максатлар: тәрбияләнүчеләрдә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы, истәлекле дата- «3 декабрь-билгесез солдат көне» турында белемнәрен тулыландыру; кырыс елларда Ватан азатлыгын һәм бәйсезлеген саклаган Ватанны саклаучыларга карата хөрмәт, үз халкы өчен горурлык хисе тәрбияләү.
Чара барышында тәрбияләнүчеләр дөньяның төрле илләрендә билгесез солдатлар истәлеген мәңгеләштерү тарихы һәм, әлбәттә, безнең илнең төп мемориалы – Кремль дивары Мәңгелек хәтер уты янында Билгесез солдат кабере турында белделәр. Чараны безнең илдә эзләнү хәрәкәте тарихы, эзтабарларның мөһим һәм кирәкле эше турында сөйләү дәвам итте. Бу эш «Беркем дә онытылмады һәм бернәрсә дә онытылмады» дигән девиз астында Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булган исемсез солдатларны табарга һәм күмәргә ярдәм итә. Росгвардия хезмәткәрләре балаларга сугыш елларында хәбәрсез югалган кешеләргә багышланган фильм күрсәттеләр.