2020 елның 19 ноябрендә «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Якупова В.Т. мәктәп яшендәге 13 бала белән «19 ноябрь-Сталинград астында һөҗүм»дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрде.
Максат: тәрбияләнүчеләрдә патриотизм хисе һәм Ватанга мәхәббәт тәрбияләү.
Бурычлар: 1) тәрбияләнүчеләрне Бөек Ватан сугышының тарихи фактлары белән таныштыру.
2) Бөек Ватан сугышы елларында совет халкының батырлыгын күрсәтү.
3) Үз илеңнең үткәненә һәм хәзергесенә хөрмәт тәрбияләү.
Менә инде безне Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланганнан соң 75 ел аерып тора, әмма кешелек хәтереннән немец-фашист илбасарларының коточкыч җинаятьләре чыгарылмады һәм беркайчан да чыгарылмаячак. Сугыш турында хәтер-ул безнең намусыбыз, кан белән язылган тарихыбыз.
Чара « Сталинград сугышы, бүген аның тарихта роле һәм әһәмияте »,дип исемләнгән кыскача тарихи экскурсиядән башланды,анда сүз Сталинград сугышының мөһим чорлары, аның тарихи әһәмияте, шул дәһшәтле елларны искә алу турында барды. Сталинград сугышының төп этаплары турында видеороликлар күрсәтелде. Тарихи сәгать ахырында балалар режиссер Гавриил Егиазаровның «Кайнар кар»дигән нәфис фильмын карадылар.
Мондый чараларны үткәрү һәр катнашучының үз гражданлык позициясе формалашу, үсмерләрдә үз халкы, үз иле өчен горурлык хисе формалаштыру мөмкинлеге бирә, балалар гражданлык батырлыгы һәм патриотизм тәҗрибәсен ала.