Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» үзәгендә «Минем яраткан йорт хайваны» арт - терапия дәресе

2020 елның 20 ноябре, җомга

19.11.2020ел. Лениногорск муниципаль районындагы «Исток – Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагог Гөлнара Пряничникова ZOOM мобиль кушымта ярдәмендә «Минем яраткан йорт хайваны» дигән арт - терапия дәресе үткәрде. Әлеге дәреснең максаты - файдалы ял оештыру, йорт хайваннарына карата мәхәббәт тәрбияләү, эмоциональ киеренкелекне бетерү, коммуникатив күнекмәләрне һәм иҗади сәләтләрен камилләштерү.

Яшь рәссамнәр кулъяулык, мамык таяклары, сабын куыклары, кляксография, пластилинография кебек төрле традицион булмаган арт - терапия техникаларын кулланып, биремне бик теләп үтәделәр. Һәр балалар рәсеме матур, үзенчәлекле килеп чыкты.

Арт-терапия технологиясе гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә уңышлы тормышка ашырыла, балаларны һәм аларның ата - аналарын психологик-педагогик тернәкләндерү компонентлары буларак кулланыла. Традицион булмаган методикалар борчылу кичергән катнашучыларга негатив хисләрне дөрес итеп чыгу мөмкинлеге бирә, аларда импульслылык, борчылу, һөҗүм кими.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International