Аппликация «Милли рус костюмы», Алексеевск районы, «Кайгырту» приюты.

2020 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

18.11.2020 ел «Кайгырту» приютында тәрбияче Королева Н.В. 7 кешедән торган мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Милли рус костюмы» аппликациясе буенча дәрес үткәрде.

Максат: балаларда халык уенчыгына карата кызыксыну тудыру; кисү юлы белән алынган геометрик фигураларны кулланып, сарафанны бизәү омтылышы тудыру, балаларны детальләрен бер-берсеннән билгеле бер ераклыкта эзлекле эшләргә өйрәтүне дәвам итү; балаларны кием бизәү өчен элементларны мөстәкыйль сайлауга һәм куллануга этәрү.

Мөстәкыйльлек, пөхтәлек, үз көчеңә ышаныч һәм башланган эшне ахырына кадәр җиткерә белү тәрбияләү.

Бүген балалар халык сәнгате мотивлары буенча бизәкләр төзергә -сарафан бизәргә өйрәнделәр; пөхтә итеп кисәргә, детальләрне кәгазьгә дөрес итеп урнаштырырга, тигез рәвештә җилем сөртергә осталыкларын үстерделәр.

Эшләр бер-берсенә охшамаган, матур килеп чыкты, балалар үз иҗатларыннан канәгать калдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International