2020 елның 19 ноябрендә Баулы муниципаль районында «Милосердие» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре өйдә социаль-көнкүреш хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын планлы рәвештә тикшерделәр. «Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе» технологиясе кысаларында, социаль хезмәт алучылар белән «Гигиена чараларын үтәү», «Коронавирус йогышын профилактикалау»темаларына әңгәмә кордылар.