Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә
физик культура дәвалау инструкторы Зөһрә Закирова “Нәтиҗәле тернәкләндерү чарасы буларак Агашина тренажёры” дигән мастер класс үткәрде.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларны умыртка баганасы белән гәүдә торышының, йөрәк һәм кан тамырлары авыруларының, кул һәм аяклар оешуы, буыннар һәм бәйләвечләр җәрәхәтләнүенең барлыкка килүен профилактикалау өчен “Агашина тренажёры” белән таныштыру.
“Агашина тренажёры”-табигый дулкынлану механизмы нигезендә организмның барлык системалары өчен актив гомуми сәламәтләндерү йогынтысын күрсәтеп эшли. Тренажер эчендә йөк тирбәлә, дулкын җибәрелә, шуның ярдәмендә бөтен тән буенча сәламәтләндерү эффекты тарала.
Чара башында инструктор мастер-класста катнашучыларга әлеге тренажерның файдасы турында аңлатты. Соңыннан катнашучылар дулкын гимнастикасы комплексын үтәүгә керештеләр. Бу тренажер белән дулкын гимнастикасы ярдәмендә гәүдә торышы, мускуллар тонуска китерелә, реакция һәм хәрәкәтләрнең координациясе яхшыруына булыша.
Социаль хезмәт алучылар инструктор тәкъдим иткән барлык күнегүләрне дә бик теләп башкардылар һәм кәефләре, гомуми хәлләре яхшыруларын билгеләп үттеләр.
Чарада тугыз кеше катнашты.