Арчаның " Өмет чаткысы " мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә педагог-психолог Алинә Сабирова үз эшендә көн саен " Уңайлы мохит » дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында булдырылган «Кояшкай»» балалар уен терминалын куллана»
Балалар белән эшләүче белгечләр, балага интерактив үзара хезмәттәшлек өчен теге яки бу программа тәкъдим итеп, аңы күзәтеп һәм аңа ярдәм итеп кенә калмыйча, баланың үсешенә диагностика да үткәрә алалар. «Кояшкай» сенсорлы уен терминалынын программалар белән тәэмин ителүе балаларны математик күзаллаулар белән таныштырырга мөмкинлек бирә, сәнгати-эстетик күзаллауларын, астрономия белемнәрне, эмоцияләр турында төшенчәләрне үстерә.
Психолог сүзләренә караганда, уен биремнәре өлкән яшьтәге һәм кече мәктәп яшендәге балаларда танып-белү һәм координация сәләтләре формалашсын өчен сайланган.