Балтач җирлегендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Зарипов Галимҗан Зариф улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2020 елның 16 ноябре, дүшәмбе

2020 елның 14 ноябрендә Балтач җирлегендә  яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Зарипов Галимҗан Зариф улы  үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

    Балтач муниципаль районы башлыгы  урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина,Балтач шәһәр  җирлеге башлыгы Илдар Габдрахманов,район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтхановаларда юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

   Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, ЗАГС бүлеге һәм  Балтач шәһәр җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

Галимҗан Зариповозак еллар Карадуган мебельфабрикасындаэшләгән. Хәзерге вакытта  хатыны белән улы гаиләсендә  яшиләр, бишбала тәрбияләп үстергәннәр, унбероныгы,унтугыз оныкчыгы бар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International