2020 елның 13 ноябрендә «Кайгырту " приютында тәрбияче Якупова В. Т. балаларда яхшылык турында, яхшы, игелекле гамәлләр турында күзаллауны формалаштыру, һәр кеше тормышында игелекнең роле турында белемнәрне киңәйтү; тәрбияләнүчеләрне "толерантлык" төшенчәсе белән таныштыру максаты белән, уен -тренингы белән берләштерелгән игелек дәресе үткәрде. Әлеге чарада мәктәп яшендәге14 кеше катнашкан. Чара барышында балалар риваятьләр тыңладылар, уен-тренингта катнаштылар, толерантлык эмблемасы әзерләделәр. Әмма иң мөһиме-игелекне төрлечә бүләк итәргә мөмкин дип уйлаганнар, яхшы сүзләр һәм фикерләр турында сөйләштеләр, «Игелек» сүзе белән мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр, практик биремнәр үтәделәр.
«Мәрхәмәтле булу җиңел», «Кешене игелекле булырга мәҗбүр итәргә мөмкин», «Вакытлыча игелекле булырга мөмкин», «Игелек зыян китерергә мөмкин», «яхшылык өчен һәрвакыт изгелек белән түлиләр»дигән раслаулар турында фикер алыштылар. Балаларга «Толерантлык-тынычлыкка юл»,
«Ябалак апа дәресләре»дигән видеороликлар күрсәтелде.