Сугышның йөзе хатын-кызныкы түгел…» ​ ​ ​ ​

2020 елның 16 ноябре, дүшәмбе

Сугышның йөзе хатын-кызныкы түгел…» ​ ​ ​ ​ ​
​ Хөснуллина Гөлчәчәк Миргасим кызы 1931 елның 8 ноябрендә Баулы районы Иске Чүте авылында туа. ​ ​ ​ ​ ​ ​ Гөлчәчәк Миргасим кызы истәлекләреннән:
- 1937 елда әни вафат булды, без әти белән калдык, гаиләдә барлыгы дүрт бала, мин гаиләдә иң кечкенәсе идем. ​ ​ ​ ​ 1942 елда әти фронтка китә һәм әйләнеп кайтмый, без үги әниебез белән калдык. 1943 елда олы абыйсына 18 яшь тула һәм ул да сугышка китә. Без ун еллык балалар басуда эшләдек:бәрәңге, чөгендер, бодай утау. Мин өлкәнрәк чакта атта эшли башладым. Печән чаптык, эскерт куйдык. Җиде ел хезмәт итеп кайткач, абыйсы фронттан әйләнеп кайта һәм Баулыда төпләнә. 7 сыйныфны тәмамлагач, кибеттә сатучы булып эшлэдем.  ​ Гөлчәчәк Миргасимовна 1952 елда Баулыга күчә, 1954 елда кияүгә чыга. 128нче үзәк даруханәдә 20 елдан артык фармацевт, фасовщик булып эшли. Аннан НГДУда лаборант булып эшли башлый һәм аннан пенсиягә чыга. ​ ​ ​ ​ ​ ​ Ике ул тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә алты онык һәм биш оныкчыкның әбисе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International