Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Николай Валерьевич Нефедов ярдәме белән пандемия чорында Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучылары өчен төрле волонтерлык акцияләре оештырылды.
Шуларның чираттагысы 12 ноябрьдә Николай Валерьевич “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре өчен медицина битлекләре тапшырды.
Николай Валерьевич билгеләп үткәнчә, шәхси саклану чаралары медиклар белән беррәттән диярлек алдынгы урыннарда торучыларга, ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга көн саен социаль һәм социаль-көнкүреш ярдәме күрсәтүче социаль хезмәткәрләргә бик кирәк: “Социаль хезмәт коронавирус пандемиясе чорында ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга ярдәм итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшли. Социаль хезмәткәрләр үз карамагындагыларның өйләренә барып, аларның ризыклары, дарулары һәм көндәлек кирәкле товарлары булуын,аларның психологик хәлләрен күзәтәләр.Шул ук вакытта мондый ярдәм коронавирус йогышын профилактикалау буенча барлык кирәкле чараларны үтәп күрсәтелүе, аерым алганда, социаль хезмәткәрләрнең медицина битлекләрен вакытында алмаштыруы бик мөһим. Мин финанс ягыннан 2-3 сәгать саен битлек белән тәэмин итү бик авыр булуын аңлыйм һәм нәкъ менә шуңа күрә аларга кирәкле ярдәмне күрсәтергә карар кылдым”- ди ул.Николай Нефедовның Зәй шәһәренең социаль учреждениеләренә ярдәме әле моның белән генә тәмамланмый. 19 ноябрьдә “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучыларына 40 азык-төлек җыелмасы биреләчәк.