ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге белгече Рәмзилә Хафизова 13 нче санлы социаль участогында 9 балигъ булмаган бала өчен «Без Татарстан балалары» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Максаты: баланың һәрьяклап үсешенә, Татарстанның үсеш тарихы турында мәгълүмат бирүгә, балалар белән ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштыруга юнәлтелгән бердәм киңлек булдыру.
Очрашу башында балалар ТАССР оешу тарихы белән таныштылар. Әкренләп дәрес сораулар һәм җаваплар форматына күчте: ТРның төп байлыгы нәрсә? Татарстанның ничә шәһәре һәм административ районы бар? Бу шәһәрләр нәрсә белән бай? Нинди елгалар бар? Дәүләт символларын нәрсә аңлата? ТР нинди бәйрәмнәр белән дан тота? һ.б. Балалар бик теләп сорауларга җавап бирделәр,ләкин һәр җавап белгеч белән тулыландырылды. Балаларны иң күбе туган шәһәребезнең үсеше темасы җәлеп итте. Алар яңа шәһәр төзелешенә яшь булып килгән әби-бабаларыннан, аларның гаилә корулары, балалары, оныклары туу турында булган хәтирәләре белән бик кадерләп уртаклашуларын сөйләделәр.
Дәрес ахырында белгеч һәм балалар нәтиҗә ясадылар: Туган як тарихын истә тотарга, үз халкыңның гореф-гадәтләрен сакларга, үз гаиләңне яратырга һәм сакларга кирәк.