Бөтендөнья Яхшылык көне һәр елны-13 ноябрьдә билгеләп үтелә. Барлык кешеләр дә үз юлларында бары тик тугры, тугры һәм игелекле дуслар гына каршыларга тели. Мондый кешеләр әйләнә-тирәдә булганда күңел җылырак һәм шатлыклы була бара.
"Бөтендөнья Яхшылык көне" уңаеннан «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәре Эльмира Миннебаева волонтерлар белән берлектә ялгыз яшәүче социаль хезмәт алучы Җәүһәрия Хикматуллинага ярдәм күрсәттеләр.