Лениногорскиның "Исток-Башлангыч "үзәгендә «Гарденотерапия» технологиясен тормышка ашыру

2020 елның 13 ноябре, җомга

11.11.202020 елда «Гарденотерапия» технологиясен гамәлгә ашыру буенча чаралар планы кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре «үсемлекләрнең кеше психоэмоциональ торышына йогынтысы» темасына дәрес үткәрделәр. Дәреснең максаты: өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның физик һәм психоэмоциональ торышын үсемлекләр дөньясы ресурсларын куллану аша яхшырту.

   Социаль хезмәт алучылар өйдә социаль хезмәткәрләр белән берлектә технология кысаларында бүлмә үсемлекләре утырту, аларны карау белән шөгыльләнәләр, бу аларның эмоциональ торышын яхшыртуга ярдәм итә.

   Технологияне гамәлгә ашыруда 10 кеше катнаша. Гарденотерапия-өлкән яшьтәге кешеләр өчен стресслардан, апатиядән һәм начар кәефтән арынуның иң яхшы ысулы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International