Әйдәгез танышыйк

2020 елның 13 ноябре, җомга

Әйдәгез танышыйк

 

13 ноябрь көнне Яр Чаллы тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен "Солнышко" тернәкләндерү үзәгендә "Әйдәгез танышыйк"дигән бәйрәм узды. Әлеге чара үзәккә яңа килгән балалар арасында үзара мөнәсәбәтләрне яхшыртуга юнәлдерелгән иде.

Балаларны һәм аларның ата-аналарын әлеге бәйрәм кызыксындырды, алар барлык уеннарда да актив катнаштылар, барысы белән тизрәк танышырга тырыштылар, исемнәрен кычкырдылар, алып баручының исемнәрен әйткәндә ,кул чаптылар,  яраткан хайваннарын сурәтләделәр, "Солнышко" сүзен аерым хәрефләрдән җыйдылар.

Музыкаль-бию разминка һәм дуслык кагыйдәләре турында мультфильм карау, «дуслык», «игелек», «үзара ярдәм»кебек төшенчәләрне ныгытырга ярдәм итте. Балалар " үзеңә нинди мөнәсәбәт булуын  теләсәң, башка кешеләргә мөнәсәбәтең шундый булсын»  дигән төп кагыйдә белән таныштылар һәм аны үтәргә вәгъдә иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International