«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Татарстан Республикасы шәһәрләре буенча онлайн-сәяхәт» темасына мастер-класс

2020 елның 13 ноябре, җомга

     Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәклендерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Виктория Павлова социаль хезмәт алучылар өчен «Татарстан Республикасы шәһәрләре буенча онлайн-сәяхәт» темасына мастер-класс үткәрде.

     Мастер-классның максаты: безнең республикадагы тарихи, патриотик һәм мәдәни традицияләрне искә төшерү, патриотик рухны үстерү, күзаллауны киңәйтү,белешмә- мәгълүматларын арттыру, иҗади сәләтләрен үстерү.

      Чара барышында социаль хезмәт алучылар ТАССРның 100-еллыгына багышланган видеоролик карадылар, Татарстан Республикасы шәһәрләренә багышланган викторина сорауларына җавап бирделәр. Социаль хезмәт алучылар видеороликлар мисалында Paint график программасына караган иҗади рәсемнәр иҗат иттеләр, ТР әләмен ясадылар.

       Чара  ахырында катнашучылар белгечкә, биргән белешмәләр өчен рәхмәт белдерделәр, республика шәһәрләре буйлап үткәрелгән онлайн-сәяхәттә катнашуның кызыклы һәм  файдалы  булуын билгеләп  үттеләр.

        Чарада сигез кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International