2020 нче елның 10 нчы ноябре көнне Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Марина Вахрушева балигъ булмаганнарга патриотик тәрбия бирү эше кысаларында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 5 бала арасында «Бердәмлектә көч» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Максат: гражданлык һәм патриотизм хисен үстерү, Ватанга мәхәббәт, Россия дәүләте тарихына карата кызыксыну тәрбияләү.
Чара белгечнең Халык бердәмлеге көне - бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләвеннән башланды. Бу көн хәзерге Россиянең дәүләт бәйрәмнәре арасында аерым урын алып тора. Балалар аның 1612 ел вакыйгалары – Ватан азатлыгы һәм бәйсезлеге хакына берләшкән ата-бабаларыбызның батырлыгы белән бәйле булуын белделәр. Минин һәм Пожарский җитәкчелегендә Кремль һәм Мәскәүдән дошманнарны куалар. Бу 1612 елның 4 ноябрендә була. Тыныч вакытлар җиткәч, патша Минин һәм Пожарскийны бүләкли. Әмма халык хәтере иң яхшы бүләк була. Аларга һәйкәл юкка гына Кызыл мәйданда - Россиянең үзәгендә генә тормый. Тагын шундый һәйкәл Түбән Новгородта куелган.
Очрашу ахырында белгеч балаларга геройларча бердәмлек турында хәтерләүләрен тагын бер кат искә төшерде. Балалар үзләренең данлы ата-бабаларына лаек булырга һәм үз ватанының тарихын хөрмәт итәргә вәгъдә бирделәр.