Һәр елны 11 ноябрь – Халыкара энергияне сак тоту көне буларак билгеләп үтелә. Арчаның “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тернәкләндерү үзәгендә бу көнгә багышланган танып-белү чарасы үткәрелде.
Әңгәмә барышында балалар энергия саклауның мөһимлеген, аның җир шарына, климатка, әйләнә-тирәгә йогынтысы турында белделәр. Чарада катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар, һәркем энергияне саклауга көченнән килгәнчә өлеш кертә алуын аңладылар. Тәрбияләнүчеләргә тема буенча видео-презентация тәкъдим ителде. Алган белемнәрен ныгытып алар актуаль рәсемнәр ясадылар, тәэсирләре белән уртаклаштылар.Чара азагында балалар 5 минутка утларны сүндереп үзләренең тирә-якны саклау өчен көрәштә теләктәшлек күрсәттеләр.
Тәрбияче Филсинә Гарәфиева әйтүенчә, мондый чаралар хәзерге заманда бик актуаль һәм балаларда табигый ресурсларга, энергия чыганакларына сакчыл караш тәрбияләүдә, аларның тирә-якны танып-белүләрен арттыруда мөһим роль уйный.