“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә “Сәламәтлек марафоны!” дигән спорт сәламәтләндерү чарасы

2020 елның 11 ноябре, чәршәмбе

    Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә

физик культура дәвалау инструкторы Зөһрә Закирова “Сәламәтлек марафоны!” дигән спорт сәламәтләндерү чарасы үткәрде.

    Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларны үз сәламәтлекләренә сакчыл карарга һәм кеше тормышының кыйммәтлелеген бәяли белергә өйрәтү.

    Сәламәтлек  ул-һәр кешенең тормышында бәяләп бетергесез бәхет. Безнең барыбызга да сәламәт һәм нык булу, мөмкин кадәр озаграк хәрәкәтчәнлекне, дәртне, энергияне саклап калу һәм озын гомерле булу теләге хас. Инструктор катнашучыларга нәкъ менә шул хакта искә төшерде. 

    Катнашучылар өчен “Кем тизрәк?”, “Анаграмма”, “Мәкальне җый!”, “Табышмакка җавап тап!” дигән төрле конкурслар үткәрелде.

   Социаль хезмәт алучылар табышмаклар чиштеләр, сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше турында мәкальләр искә төшерделәр, кызык сорауларга җавап бирделәр. Шулай ук катнашучыларга “Эстафетаны тапшыр”, “Кем тизрәк?”, “Музыкаль тәнәфес” дигән хәрәкәтчән конкурслар тәкъдим ителде. Чарада катнашкан һәр кеше үзе өчен сәламәт яшәү рәвешен сакларга һәм үз сәламәтлегенә сакчыл карарга кирәклеге турында нәтиҗә ясады.

          Чарада сигез кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International