«Предметлар – янгын чыганаклары» дидактик уены. Алексеевск «Кайгырту " приюты.

2020 елның 10 ноябре, сишәмбе

2020 елның 9 ноябрендә «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Лифанов Виктор Владимирович мәктәпкәчә яшьтәге 8 кеше белән, куркыныч предметлар арасында балаларны бик еш кына янгын сәбәбе булган предметларны табарга өйрәтү максатыннан «Предметлар – янгын чыганаклары» дидактик уенын үткәрде.

Бурычлар:

- янгын куркынычлы предметлар турында белемнәрне ныгыту;

- логик фикерләүне үстерү;

- үз сәламәтлегеңә сакчыл караш тәрбияләү.

Дәрестә тәрбияләнүчеләр янгын куркынычы булган предметлар һәм ни өчен балаларга алар белән мөстәкыйль рәвештә кулланырга ярамаганлыгы  турында кабатладылар. Соңыннан уенда катнашучылар аны үткәрү кагыйдәләре белән таныштылар, кызыл карандашлар һәм биремнәр белән битләр алдылар.

Аннан соң балалар тәрбияче кушуы буенча бик еш янгын сәбәбе булган предметларның рәсемнәре төшерелгән рәсемнәр таптылар һәм буядылар. Уен ахырында һәр бала үзенең  ни өчен сайлаганын дәлилләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International