09.11.202020 елда Алексеевск муниципаль районындагы «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Анисимова М.А. мәктәп яшендәге балалар белән сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру максатыннан викторина үткәрде.
Бурычлар: санитар-гигиена кагыйдәләрен төгәл үтәү зарурлыгына инану тәрбияләү; үз сәламәтлегеңә сакчыл караш тәрбияләү; физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә тотрыклы кызыксыну формалаштыру.
Чара балалар белән сәламәтлек, файдалы һәм зарарлы гадәтләр, көн режимын саклауның мөһимлеге турында кечкенә генә әңгәмә белән башланып китте.
Балалар A, B, C, D витаминнары белән таныштылар, аларның кеше организмына ничек тәэсир итүен белделәр, кайсы яшелчә, җиләк-җимеш һәм ашамлыклар составына кергәнен игътибар белән эзләделәр. Кешенең сәламәтлеге-иң кыйммәтле әйбер, ул теләсә кайсы байлыктан кыйммәтрәк.
Тикмәгә генә әйтмиләр: «Акчаны югалткан – бернәрсә дә югалтмаган. Вакыт югалткан – күп югалткан. Сәламәтлеген югалткан - барысын да югалткан».
Шуңа күрә балаларны балачактан ук үз сәламәтлегеңә сакчыл карарга өйрәтү бик мөһим.
Нәтиҗә: безнең сәламәтлек өчен зарядка ясау, чисталык саклау, дөрес туклану, саф һавада йөрү һәм спорт белән шөгыльләнү бик мөһим.