2020 елның 10 ноябрендә "Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йортында" хезмәт терапиясе буенча инструктор Гилманшина Зөлфирә җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар арасында шашка буенча ярышлар үткәрелде.
Әлеге чараның максаты-шашкаларда яхшы уйный белүчеләрне ачыклау, әлеге уеннарга кызыксыну уяту, игътибарны, фикерләүне үстерү иде.
Уен барышын кунаклар һәм жюри әгъзалары күзәтте, барлык уеннар дәвамында жюри әгъзалары тарафыннан беркетмә алып барылды һәм аның нигезендә ярышларның җиңүчеләре ачыкланды.
Дулкынлануны җиңеп, һәр катнашучы җиңүгә омтылды. Уеннар барышында интернат-йортта яшәүчеләр көндәшләренә карата яхшы мөнәсәбәттә булдылар һәм читләрнең уңышсызлыкларына борчылдылар.
Шәхси беренчелектә җиңүне Бәдретдинов Саях, 2 урын Шепталова Зоя, 3 урын Зиннәтуллин Ильяс яулады.