Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә көндезге булу бүлегенең культорганизаторы Людмила Пинчук социаль хезмәт алучылар өчен “Зирәклек патшалыгында” дигән интеллектуаль уен үткәрде.
Уенның максаты: интеллектуаль биремнәргә кызыксынуны үстерү, иң эрудицияле социаль хезмәт алучыны ачыклау.
Чара башында көндезге булу бүлегендәге социаль хезмәт алучылар уенның кагыйдәләре белән таныштылар һәм “Ин акыллы” титулы өчен көрәшәчәкләрен белделәр.
Уен барышында белгеч төрле темалар буенча кызыклы сораулар бирде. Һәр сорауга җавап бирер өчен билгеле бер вакыт бирелде. Өченче раундтан соң социаль хезмәт алучыларның дүртесе “Иң акыллы” титулы өчен көрәште.
Алинә Скороходова "Иң акыллы" дигән титул яулады. Барысы да аны чын күңелдән җиңү белән котладылар һәм татлы приз белән бүләкләделәр.
Чарада жиде кеше катнашты.