Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова, Җиңүнең 75 еллыгы һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне кысаларында, социаль хезмәт алучыларны якташыбыз Бөек Ватан сугышы ветераны Муфтах Ансаф улы Нуретдинов белән «Сугыш кайтавазы һәм йөрәк хәтере» дигән темага очрашу оештырды.
Чараның максаты: ватанпәрвәрлекне үстерү, ветераннарга, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга хөрмәт, аларның хәрби батырлыклары өчен горурлык, республика һәм илебез чорлары, төрле буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту.
Сугыш кырларында ятып калган һәм җиңү белән кайткан, сугыштан соң илне торгызган әти-бабаларыбыз һәм аларның барысының да батырлыклары истәлеген бәхетле тормышыбыз хакына без буыннан-буынга тапшырырга тиешбез. Бүген безнең 17 яшендә илебезне фашистлардан азат итү эстафетасын күтәреп алган һәм социаль хезмәт алучы, шәһәребезнең озак яшәүчесе 94 яшьлек Муфтах Нуртдинов Альп шәһәрендә Җиңүне каршылаган сугыш ветераны белән очрашуыбыз булды, ул башыннан кичкән сугыш афәтләре, хәрби хәрәкәтләрдә катнашу һәм үз тормышы турында истәлекләре белән уртаклашты.
Муфтах Ансаф улы 1926 нче елда Башкортстан АССРның Шаран районы (хәзер Туймаза районы) Зирекле авылында тудым. 1941 нче елда, сугыш башланганда, 8 нче сыйныфны тәмамлаган, 15 яшемдә идем. Хатын-кызлар, картлар, яшүсмерләр һәм балалар белән бергә, без бөтен авыр ир-атлар эшен үзебезгә йөкләп, колхозда эшли башладык, диеп әңгәмәсен башлады. Сугыш безне иртә олыгаерга мәҗбүр итте: сөрү, чәчү, печән чабу-җыю, атлар белән оста идарә итүләр безнең өстә булды, ачлыктан черек бәрәңге һәм үләннән көлчәләр ашадык.
1943 нче елның ноябрендә 17 яшендә Муфтах Нуретдинов армиягә алына. Хәрби эшкә өйрәнүне ул Уфа шәһәрендә 28 нче уку пулемётлы полкында уза. Уку вакытында землянкаларда яшәгәннәр, аларны пулемётчы итеп әзерләп, ефрейтор исемен биргәннәр. 1944 нче елның маенда Муфтах Ансаф улы Могилев шәһәренең 188 нче армия запас укчы полкына җибәрелә, анда алар парашютларны җәеп-җыеп куярга өйрәнгәннәр һәм парашютта сикерүләр башкарганнар. Ике ай эчендә бездән чын десантчылар ясадылар, дип горурланып искә ала ветеран.
Муфтах Нуретдинов хәрәкәттәге армия составында Румыния, Чехословакия, Югославия, Венгрия һәм Австрияне азат итүдә катнаша, контузия ала, медсанбатта дәваланып үз частена кайта. Сугышны ул Альп тауларында тәмамлый, биредә алар Җиңү турындагы хәбәрне ишетәләр. Бу 1945 нче елның 8 маенда була, ә бер айдан соң 18 яшьлек отделение командиры Мифтах Нуретдинов үзенең беренче хәрби бүләген - "Батырлык өчен" медален ала. Сугышчан батырлыклары өчен Муфтах Ансапович “2 дәрәҗә Ватан сугышы” орденына, «Германияне җиңгән өчен», «Будапештны азат иткән өчен», «Хезмәт батырлыгы өчен» орденнарына һәм юбилей медальләренә лаек була.
“Миңа шул коточкыч сугышта исән калу бәхете елмайды”, диеп дәвам итте Муфтах Ансаф улы. Бервакыт немецларның ут нокталарын ачыклау өчен, мин һәм тагын бер яшь сугышчы «басу буйлап йөгерергә» диеп боерык алдык, бик курыксак та йөгердек, без могҗиза белән исән калдык, безнең автоматчылар, пулеметчылар дошманның ачыкланган ут нокталары буенча ут ачтылар һәм аларны юк иттеләр. Шундый очракларның тагын берсе - окопка снаряд килеп эләккәч, полкташларымның барысы да һәлак булды, ә мине бик нык контузияләде, ләкин исән калдым.
Муфтах абый сугыш вакытында шатлыклы очрашу белән дә уртаклашты: бер сугыштан соң безнең рота үз урынын алмашкач, урманда миңа йомышчы очрады. Ул минем күрше авылдашым булып чыкты. Нинди бәхетле идек без бу очрашуга! Мин аның да исән-сау әйләнеп кайтуына бик шат идем.
Сугыш тәмамланганнан соң, Муфтах Ансапович Житомир шәһәрендәге хәрби училищега танк курсларына языла. Уку авыр булсада, ул башка курсантлардан, танк юлында хәрәкәт итүче мишеньнәр буенча төгәл атуы белән аерылып, бик яхшы аткан өчен исемле сәгать бүләгенә лаек була. Училищены тәмамлагач, ул Германиягә хезмәткә 74 нче аерым танк батальоны составына җибәрелә.
Муфтах Ансаф улы туган якларына 1950 нче елның ноябрендә генә кайта. Сухояшево авылында, булачак хатыны, Роза Садри кызын очрата, 1951 нче елда алар өйләнешәләр. Хатыны, Роза Нуретдинова белән (ул тылда хезмәт итүче), алар өч бала үстергәннәр, 5 оныклары һәм 3 оныкчыклары бар.
1973 нче елда Муфтах Ансаф улы чакыру буенча Чаллы шәһәренә "КамАЗ" заводлары төзелешенә килә һәм монда яшәп, СУМ-1 "Камгэсэнергострой"да экскаваторчы булып эшли.
2001 нче елда Татарстан республикасында беренчеләрдән булып ветеран Татарстан презеденты М.Ш. Шәймиевтән бүләккә автомобиль ала һәм бүгенге көндә дә үз машинасын үзе йөртә.
2010 нче елда Мифтах Ансаф улы Мәскәүгә Бөек Җиңүнең 65 нче еллыгын һәм Кызыл мәйданда Парадны бәйрәм итүгә чакырыла. Котлау, истәлекле бүләкләр һәм рәхмәт сүзләрен Россия президенты Дмитрий Медведевтан ала. Җиңү парадыннан соң ветераннарны Зур Кремль сараеның Георгий залына президент кабул итүенә чакыралар, анда Мифтах Ансаф улын Рәсәй премьер-министры Владимир Путин да котлый.
Мифтах Ансаф улы үзенең 94 яшендә актив тормыш рәвеше алып бара, шәһәр яшьләрен хәрби-патриотик һәм әхлакый тәрбияләүдә катнаша, көр күңелле, оптимист, кызыклы әңгәмәдәш, башка реабилитантларыбызга да кәефләрен күтәрергә булыша, җырларның текстларын истә тота һәм матур җырлый. Чара ветеранның татар телендә башкарган җырлары белән үрелеп барды.
Социаль хезмәт алучыларга кешелек тарихындагы иң куркыныч, мәрхәмәтсез сугыш турында, үз күзләре белән күргән, шул сугыш хәрәкәтләрендә үзе катнашкан ветеран хикәяләрен ишетү гыйбрәтле булды. Алар чара барышында Мифтах Ансаф улына актив сораулар биреп, медалләрен һәм сугышта төшкән фотоларын горурланып карадылар. Очрашу җылы атмосферада узды һәм катнашучыларда Җиңү бәясе турында онытылмас тәэсирләр калдырды.
Чарада егерме биш кеше катнашты.