"Россия халыклары уеннары"

2020 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе

2020 елның 3 ноябрендә Баулы районы "Милосердие" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Газыйева Гүзәл социаль хезмәт алучылар белән Халыклар бердәмлеге көненә багышланган "Россия халыклары уеннары"дигән чара үткәрде.
Әлеге чараның максаты: балаларны Россиядә яшәүче халыкларның уеннары белән таныштыру.
Бурычлар: башка милли мәдәнияткә карата кызыксыну һәм хөрмәт формалаштыру. Россиядә яшәүче төрле милләт кешеләре белән бердәмлек, дуслык һәм бердәмлек хисе тәрбияләү.
Чара барышында балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, Ватан бәйсезлеге хакына ата-бабаларыбызның батырлыклары белән таныштылар. Һәр милләтнең үз йолалары һәм гореф-гадәтләре барлыгын белделәр. Шулай ук халык уеннарында үзләре дә катнаша алдылар: татар халык уены "тобэтэй", чукот халык уены "җитез болан".
Чара ахырында балалар барлык уеннар да бер-берсенә охшаш һәм милләтенә карамастан, без бер илдә яшәүчеләр дигән нәтиҗә ясадылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International