4 ноябрьдә бөтен Россия Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтә. Бу көн хәзерге Россиянең дәүләт бәйрәмнәре арасында аерым урын алып тора. Ул 1612 ел вакыйгалары – Ватан азатлыгы һәм бәйсезлеге хакына берләшкән ата-бабаларыбызның батырлыгы белән бәйле. Бу-үзара ярдәмләшү һәм бердәмлек бәйрәме. "Җәлил картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында" культорганизатор Шәрәфетдинова Илүзә һәм хезмәт терапиясе буенча инструктор Гильманшина Зөлфирә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чара үткәрделәр.
Әлеге чараның төп максаты-гражданлык һәм патриотизм хисе, Ватанга мәхәббәт, Россия дәүләте тарихына карата кызыксыну тәрбияләү.
Иң элек алып баручылар социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны бәйрәм белән котладылар. «Халыклар бердәмлеге көне» бәйрәм итү тарихы турында сөйләделәр. Аннан соң «Россия – күпмилләтле дәүләт»дигән викторина үткәрделәр. Интернат-йортта яшәүче Гәрәева Лилия «Мин яратам сине Россия!», Грачева Елена Әсәдовның «Россия хыялдан башланмаган» әсәрен укыды. Барысы бергә Россия гимнын тыңладылар. Чара ахырында «Мин, син, ул, ул-бергә без бер гаилә " җыры башкарылды.
Социаль хезмәт алучылар чарада актив катнаштылар: Россия турында табышмаклар чиштеләр, җырлар җырладылар, шигырьләр укыдылар. Җәлил интернат-йортында яшәүчеләр өчен чара бер үк вакытта танып-белү һәм күңел ачу чарасы да булды.