30 октябрь – бөтен Россия буенча репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Кайчандыр сәбәпләрен дә ачыклап тормыйча, нигезсез гаепләп, бик күпләрне сөргеннәргә, хезмәт лагерьларына сөргәннәр.
Үзәк директоры Гөлнара Ильяс кызы Хуҗина Шәрләрәмә авылында шул елларның шаһиты булган, өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең хезмәт җыелмаларыннан файдаланучы, Нурдидә апа янында кунакта булды. Нурдидә апа узган шомлы көннәр хатирәләре белән уртаклашты. Бу вакыйгаларның яңадан кабатланмавын, барлык кешеләргә дә сәламәтлек, аяз күк йөзе теләде.