2020 нче елның 28 нче октябре көнне Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Ксения Ведерникова эчкечелекне профилактикалау эше кысаларында 25 бала арасында «Минем сайлау-сәламәт яшәү рәвеше» дигән төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
Дәрес башында балаларга “Сәламәтлек нәрсә ул?”, “Сәламәтлеккә нәрсә зыян сала?”, “Аны нәрсә хуплый һәм ныгыта?” кебек сорауларга җавап бирделәр. Соңыннан белгеч балаларга алкоголь куллануның кеше тормышында нинди нәтиҗәләргә китерүе турында хәбәр итте, бергәләп “Сез арый аласызмы?” дигән тестны үтәделәр. Белгеч дәрестә катнашучыларга уңышлы кеше булу - сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәклеген тагын бер кат искә төшерде.
Нәтиҗәләр ясаганнан соң балалар арасында "Мин сәламәт яшәү рәвеше өчен" дигән темага асфальтта рәсем конкурсы үткәрелде.