Россиянең хәрби тарихының истәлекле даталары кысаларында 2020 нче елның 22 нче октябре көнне 15 нче социаль участогында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Әлфия Байкова 10 балигъ булмаган бала өчен «1813 нче елда Лейпцигтагы көрәш» дигән темага интерактив дәрес үткәрде.
Төркемле дәреснең башында белгеч балаларга Россиянең Наполеон армиясенә каршы 1813 елгы Лейпцигта иң зур көрәше турында сөйләде. 1813 елның 16-19 октябрендә Лейпцигта булган Россия, Пруссия, Австрия һәм Швециянең Франциягә каршы сугышы бөтен дөньяга «Халыклар көрәше» исеме астында билгеле, чөнки анда бөтен Европа илләре армиясе катнаша.
Көрәш Наполеонның бирелүен тизәйтә һәм Франциянең территориаларны яулавын киметә. Шулай ук белгеч балаларга патриотизм хисе турында искә төшерде. Патриот – үз Ватанын яратып кына калмый, ә барыннан да элек аны якларга әзер кеше дип билгеләп үтте. Хәрби хезмәт Һәрвакыт намус эше булды һәм шулай булып кала да. Ә сугышларда катнашкан өлкән буын кешеләре батырлык һәм фидакарьлек үрнәге булып торалар. Россиянең Хәрби тарихын өйрәнү нәтиҗәсендә, яшьлектән үк балаларда безнең ил өчен горурлык хисе формалаша.
Дәреснең теоретик өлешеннән соң белгеч материалны ныгыту өчен катнашучыларга “Лейпциг. 1813 ел” дип аталган итерактив викторинада катнашырга тәкъдим итте. Балалар зур кызыксыну белән сорауларга җавап бирделәр, фоторәсемнәр һәм презентация карадылар, мәгълүмат белән уртаклаштылар.
Дәрестә катнашучылар үзләре өчен бик күп файдалы мәгълүмат алдылар, булган белемнәрен ныгыттылар, вакытны файдалы итеп үткәрделәр, канәгать калдылар.