«Тынычлыкта һәм гармониядә яшәү»

2020 елның 2 ноябре, дүшәмбе

Заманча хатын-кызлар күп нәрсәгә өлгерергә тиеш (эшләргә, хуҗалык буенча шөгыльләнергә, балаларны тәрбияләргә). Шуңа күрә үзең өчен вакыт бик аз кала. Әлбәттә, арыган әни кеше өйдәгеләргә җылылык һәм игътибар бирә алмый. 2020 нче елның 31 нче октябре көнне «Альфа» мәдәният йортында ял көне клубы кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Наталья Емельянова хатын-кызлар өчен «Тынычлыкта һәм гармониядә яшәү» дип аталган чара уздырды.

Чара башында катнашучылар бер - берсе белән гадәти булмаган ысул белән таныштылар - кемнең кулына йомгак элгә, шул ул үзенең исемендә булган атаклы кеше белән таныштырды һәм аның турында сөйләде. Аннары психолог хатын-кызлар белән «Ассоциатив рәт» методикасы ярдәмендә гаилә эчендәге мөнәсәбәтләр диагностикасын үткәрде. Нәтиҗәдә, барлык әниләрнең дә гаилә әгъзалары белән бәйле шатлыклы, уңай образларны сайлавы ачыкланды. Шуңа күрә тикшерелүче хатын-кызларның гаиләләрендә тынычлык һәм үзара аңлашу хөкем сөрүе турында нәтиҗә ясарга мөмкин. Шуннан соң әниләр төрле күнегүләр ясадылар: мәсәлән. «мәгарә» күнегүендә катнашучылар күзләрен ябып,лабиринттан чыгу юлларын ничек эзләүләрен күрсәттеләр. Бу аларга гаиләдә төрле кыенлыкларны ни рәвешле хәл итүләрен белү мөмкинлеге бирде; “орлыклар утыртабыз” кунегүендә, күптән үсмәгән җирне күз алдына китерү, анда орлык утырту бурычы торды."Минем Галәм" күнегүендә хатын-кызларга үзләренең кайчан да булса яратуларын, ләкин ниндидер сәбәпләр аркасында (нигездә, мөмкинлекләре чикле балалар белән эш итү аркасында) онытуларын һәм ташлауларын искә төшерделәр.

«Кызыклы-файдалы» йомгаклау даирәсендә күп кенә катнашучылар «Орлыклар утыртабыз» биременең бик авыр булуын таныдылар, чөнки тәнкыйтьчеллек һәм акылның чынбарлыгы аларга әйләнә-тирәдәгеләр ярдәмендә үсемлекләрне күпкә күбрәк утырту мөмкинлеге турында уйларга да мөмкинлек бирмәде. Ә менә «Минем Галәм " биреме күпләргә күңеленә хуш килде, чөнки һәрбер катнашучының да кайчандыр кызыклы, мавыктыргыч шөгыльләре булган һәм алар бу турыда хатирәләре белән кртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International