«Биеп яшибез» түгәрәге кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова «Танышу, музыка эшчәнлегенә кереш» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: музыка темпын тою, хәрәкәтнең башы һәм ахыры музыка өлеше һәм фразаларның азагы белән бергә бетүен аңларга өйрәтү.
Дәрес башында балаларны үзара һәм педагог белән таныштыру өчен «Көзге бию» дигән хәрәкәтчән уен үткәрелде. “Чылбыр” уенында башка балалар белән бергәлеккә кереп, үз гамәлләрен проектларга, үз ярдәмеңне тәкъдим итәргә, кагыйдәләрне үтәргә, уртак эшчәнлектә хезмәттәшлек итәргә кирәк булды. «Кабатлау» уены катнашучыларга музыка темпын тоярга һәм катлаулы булмаган бию хәрәкәтләрен төгәл итеп сурәтләргә ярдәм итте.
Дәрес ахырында педагог балаларны тырышлыклары өчен мактады һәм өйрәнелгән хәрәкәтләрне ныгыту өчен әти-әниләре, абыйлары һәм сеңелләре белән өйдә биергә киңәш итте.