«Татарстан – минем горурлыгым»

2020 елның 2 ноябре, дүшәмбе

2020 нче  елның 22 нче октябре көнне 4 нче санлы социаль участокта яшь буынга патриотик тәрбия бирү буенча профилактик эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге белгече Римма Борисова ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган «Татарстан – минем горурлыгым» дигән дәрес үткәрде. Максаты: Татарстан тарихы һәм республиканың истәлекле урыннары белән танышу, патриотизм хисе тәрбияләү.

Дәрес башында белгеч балаларга Татарстан Республикасында нинди дата билгеләп үтүен искә төшерергә тәкъдим итте. Аннары республикада 100 ел дәвамында булган тарихи вакыйгалар турында сөйләде һәм кеше өчен үзенең кече Ватаны тарихын белү, истә тоту һәм онытмау мөһим булуын ассызыклады. Аннан соң балалар туган шәһәре, районы, тулаем республика турында сорауларга җавап бирергә тиеш булдылар.

Соңыннан белгеч, безгә барыбызга да үз республикабыз һәм аның героик тарихы белән горурланырга, туган ягыбызны сакларга һәм яратырга кирәк, диде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International