2020 елның 29 октябрендәТеләче муниципаль районының «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Хөсәенова Л.З. Үзәк поселогында яши торган авыр тормыш хәлендә булган гаиләдә консультатив көн үткәрде. Консультатив көннәрнең эш принцибы гаилә иминлеге, гаилә һәм балалар күрсәткән авыр тормыш ситуацияләрен иртә ачыклауны күздә тота. Ата-аналар белән янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж, сәламәт яшәү рәвеше турында әңгәмә үткәрелде. Шулай ук әлеге авыл җирлеге сәркәтибе белән мәгълүмат алмашу үткәрелде.