Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты интернатында тәрбияләнүче балалар, дистанцион рәвештә укыйлар. Менә бүген дә алар, тәрбияче Зиннурова Йолдыз Рифкат кызы белән дистанцион укуда катнаштылар.

2020 елның 28 октябре, чәршәмбе

Мәгариф системасы зур үзгәрешләр чорында яши. Уку – укытуның дистанцион формасы киң колач җәйде. Илебездә барган куркыныч чир сәбәпле, безнең Югары Утар балалар йортында тәрбияләнүче укучыларыбыз да әлеге уку формасына күчте. Балаларны укытучылар өйдән торып, компьютер ярдәмендә укыталар. Тәрбияче апалары белән берлектә, аерым җиһазландырылган классларда укучылар белем алалар. Иң мөһиме, балаларның һәр минуты эшлекле һәм мавыктыргыч үтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International