Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге социаль эш буенча белгеч Мәдинә Хажарова һәм социаль хезмәт алучы Светлана Еганова республиканың “Абилимпикс-2020” чемпионатында катнаштылар.
Максаты: мотивацияне, социальләштерүне арттыру, һөнәри ориентация һәм эшкә урнашуга ярдәм итү.
Социаль хезмәт алучы Светлана Еганова социаль эш буенча белгеч Хажарова Мәдинә ярдәме белән Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында узган “АБИЛИМПИКС-2020” конкурсында, инвалидлыгы һәм сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында, һөнәри осталык буенча VI милли чемпионатның республикакүләм этабында катнашты. Светлана Еганова “Сәйлән белән үрү” декоратив-гамәли сәнгать буенча компетенциядә катнашып, ярыш нәтиҗәләре буенча призлы III урынны яулады.